Тигезлектә үткән гомер (Арчадан Тәгъзимә һәм Үзбәк Хәкимовлар гаиләсенә 50 ел)
Арчада яшәүче Тәгъзимә белән Үзбәк Хәкимовларның (икесе дә Казиле авылыннан) бергә яши башлауларына 50 ел. Аллага шөкер, тигезлегебез бар, дип куана алар. Әтиләре сугышта үлеп, икесе дә әтиле балаларга кызыгып үскән. Әниләре ялгызлыкка сыкрап гомер иткән. Дин юлына баскан Тәгъзимә апа сабыр булырга, артык казганмыйча, шөкер итеп яшәргә, балаларны ятим итмичә гаиләне саклап калып, тигезлек [...]