27 декабрьдә кичке биштә Арчада Үзәк чыршыны ачу тантанасы була
27 декабрьдә кичке сәгать биштә Арча шәһәре стадионында Үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Программада: район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев котлавы, оешма, учреждение, предприятие коллективлары катнашында “Кыш бабайда кунакта” дигән бәй-рәм тамашасы. Соңыннан бәйрәм салюты һәм яшьләр өчен дискотека булачак.