Арчаның Үзәк стадионында эш кайный
Арчаның Үзәк стадионында үзәк чыршы куелды. Төрле төстәге утлар, зур уенчыклар белән бизәлгән чыршы әйләнәсен дә быел җәнлекләр, әкият геройлары, Кыш бабай, Кар кызы белән бизәлгән кар сыннары каршы алачак. Ләкин сыннар быел бераз үзенчәлеклерәк – чыршы уенчыклары рәвешендәге зур кар шарларында урнашканнар. Шушы көннәрдә районның мәгариф учреждениеләре, оешмалар әлеге сыннарны төрле төсләр белән буяу [...]