Сак булыгыз! Тоткыннар качкан!
Бу хәл Донецк шәһәрендәге 124 нче колония территориясендә снаряд шартлаганнан соц була. Шартлау вакытында купкан ыгы–зыгы нәтиҗәсендә 106 тоткын качуга ирешә. Ләкин аларның 30ы тотыла һәм кире рәшәткә артына кайтартыла. Калганнарының язмышы билгесез.