Арчадагы үзәк чыршыны ачу тантанасына килгән кунаклар арасында кытайлы да бар иде
Кичә Арчада Үзәк стадионда төп чыршыны ачу тантанасы узды. көннең бик салкын булмавы, тамашадагы чыгышлар, уен-көлке, җыр-биюләр һәркемгә охшагандыр, чөнки шактый кеше тарафыннан бүгенге кичәнең искиткеч оештырылуы турында фикерләр ишетелде. Аеруча балаларга күңелле булды. Кар сыннарыннан ясалган әкият геройлары янында фотога төшеп, биек таудан чана шуып рәхәтләнде алар. Ахырдан, сәгать сигездә бәйрәм салюты аттыру күңелләргә, [...]