Кувейт шәехе Арчага нигә килгән?
Көнбатыш мәчетендә дини бәйге-мөгаллимәләр бәйгесе үткәрелде. Инде матур традициягә әйләнеп баручы бу чараны мәчет имамы Рәмис хәзрәт Гарифуллин һәм район мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая Фәтхуллина алып барды. Бәйге кызыклы үтте. Башта мөгалимәләр сорауларга җаваплар бирделәр. Сорауларның хәтта тәҗрибәле мөгаллимәләрне аптырашта калдырганнары да булды. Кеше җәннәткә кергәч, иң беренче булып нинди ризык кабул итә? Беләсезме? Балык [...]