Яшьләргә чаралар күп оештырыла, әмма аудитория битараф булмасын
Район наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда наркотикларга каршы көрәш айлыгы нәтиҗәләре турында сөйләшенде. Утырышны комиссия сәркәтибе Лилия Завялова алып барды. Утырышта Татарстан Республикасының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәте баш эксперты Марина Фирсова катнашты.