“Бигрәк аз булды ул парлы тормыш”
Маһиҗәләл апа безне баскыч төбенә үк чыгып каршы алды. Адымнарына күз иярмәс җитезлек белән өйгә кереп киткән апага шаккатып карадым: 82 яшь диделәр түгелме соң үзенә? Дөрес өйттеләр микән? Сөбханалла, күз тимәсен. Тыштан ук челтәрле тәрәзә өлгеләре белән балкып утыручы кечкенә генә йорт эчендә җылылык, нур бөркелә. Диванда яртысы бәйләнгән оекбаш ята. Күзләре күргәндә әле [...]